Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне ел саен 10 ноябрьдә билгеләп үтелә. Система хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов аларның законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә фидакарьлекләре һәм батырлыклары, шулай ук республикада зур чаралар уздырганда тәртип һәм иминлекне кимчелексез саклаулары өчен рәхмәт белдерде.
"Эчке эшләр министрлыгы эше – ул барыннан да элек гражданнарның иминлеге. Безнең бурыч - хезмәтне матди һәм ресурслар белән тәэмин итүне яхшыртуга ярдәм итү. Муниципаль берәмлекләр администрацияләренә шәһәр һәм район эчке эшләр бүлекләренә полициянең кадрлар потенциалын ныгытуда, шулай ук хезмәтне үтү өчен уңайлы шартлар тудыруда ярдәм күрсәтергә кирәк», - диде республика Рәисе.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларына Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнары шәхси составын котларга кушты, тантанага ветераннарны чакырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез