Бу көннәрдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта эш сәфәрендә. Ул анда 7–10 июльдә уза торган ИННОПРОМ–2025 халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашты.
Быелгы халыкара күргәзмәнең төп темасы – «Технологик лидерлык: индустриаль алга китеш». Чараның беренче көнендә барлыгы 60 илдән 40 меңнән артык кеше килер дип көтелә.
Күргәзмәдә елдагыча Татарстан стенды да урын алган. Анда республика сәнәгать предприятиеләренең төп продукциясен тәкъдим иттеләр. Беренче көнне стендны Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, ә күргәзмәнең икенче көнендә Россия Премьер-Министры Михаил Мишустин карады. Аны Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. Михаил Мишустин Татарстан җитәкчелегенең сәнәгать үсеше өлкәсендәге нәтиҗәле эшенә югары бәя бирде. «Татарстанда әлеге тармакка ничек карауларыннан яхшы хәбәрдармын. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы бүген искиткеч нәтиҗә күрсәтә», – диде ул.
Аерым алганда, Михаил Мишустинга яңа минивэн – Sollers SP7 күрсәттеләр. Хәзерге вакытта ул ике төрле итеп ясала: җиде урынлы минивэн һәм дүрт урынлы бизнес-купе. Соңыннан Татарстанда җитештерелә башлаган минивэн турында Михаил Мишустин ИННОПРОМ күргәзмәсенең стратегик сессиясендәге чыгышы вакытында да әйтеп узды.
Күргәзмә кысасында Татарстан Республикасы һәм Чиләбе өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы да имзаланды. 2025–2027 елларны колачлый торган документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер кул куйды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез