Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта “Иннопром-2021” Халыкара сәнәгать күргәзмәсе сессиясендә катнаша

Сессия Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин катнашында уздырыла. Быел “Иннопром”ның төп темасы – “Сыгылмалы производство. Максималь адаптация”.
Күргәзмә металл эшкәртү, производстволарны автоматлаштыру, машина төзү һәм компонентлар җитештерү, энергетика өчен технологияләр кебек юнәлешләрне колачлый.
Чарада 500дән артыграк спикер һәм белгеч, дөньяның 20 иленнән зур компанияләр җитәкчеләре катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре