Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Медиалогия» тикшеренү компаниясе төзегән «Ел ир-атлары» исемлегенә керде.
Рейтинг 23 февраль — Ватанны саклауылар көне — уңаеннан әзерләнгән һәм массакүләм мәгълүмат чараларында теге яки бу шәхеснең искә алынуы исәпкә алынган. Рөстәм Миңнеханов рейтингның унтугызынчы баскычында тора, медиаиндексы 101 364 тәшкил итте.
Медиарейтинг төрле форматтагы 53 меңнән артык массакүләм мәгълүмат чыганагы, шул исәптән газеталар, журналлар, интернет-ММЧ, ТВ һәм радио анализына нигезләнә. Тикшеренүдә 2019 елның февраленнән 2020 елның февраленә кадәр мәгълүматлар исәпкә алынган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез