Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов электрон мактау тактасы турында: «Хезмәт кешесенең абруе булырга тиеш»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасын булдыруга карата фикерен белдерде.

– Бу бик дөрес. Хезмәт кешесенең абруе булырга тиеш. Югыйсә бездә спортчылар, артистлар... Мин каршы түгел. Әмма иң мөһиме – хезмәт кешесе, – диде ул. 

– Безне кем ашата? Кем безгә ниндидер әйберләр булдыра?"- диде Татарстан Рәисе. 

– Сез күз алдына китерегез: торак-коммуналь хуҗалык, юл хуҗалыгы. Шуңа күрә бу юнәлешне хупларга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Электрон мактау тактасын булдыруда 5 меңгә якын эре һәм кече оешма-предприятие катнашты. Алар 15 меңнән артык хезмәткәрне тәкъдим итте. Алар арасында хөрмәткә лаек ветераннар, тәҗрибле белгечләр, махсус хәрби операция ветераннары бар. Электрон мактау тактасы белән биредә таныша аласыз.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре