Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Һиндстанга 2027 елның беренче кварталында барырга ниятли

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан форумының пленар утырышында 2027 елның беренче кварталында Һиндстанга барырга ниятләвен хәбәр итте.

Тиешле килешүгә Һиндстанның Россия Федерациясендәге илчесе Винай Кумар белән ирешелде.

«Без хөрмәтле илче белән килештек, мөгаен, беренче кварталда без программаны эшләячәкбез һәм дәүләт хакимияте органнары катнашында, минем катнашта, безнең бизнес-делегациянең Һиндстанга визиты булачак», – дип аңлатты ТР Рәисе.

Пленар утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның Һиндстан белән партнерлыгы товар әйләнеше саннарыннан күпкә киңрәк булуын белдерде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре