Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, эшкуарларны ишетергә һәм аларга уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Бу хакта ул Россия Эшкуарлык көне уңаеннан Россия Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлык буенча комитетының күчмә утырышы кысасында узган эшкуарлар белән очрашу барышында әйтте.
"Татарстан икътисадының 24 проценттан күбрәк өлеше кече һәм урта эшкуарлыкка туры килә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
 Аның әйтүенчә, республикада 178 мең эшкуар теркәлгән. "Татарстан икътисадында мәшгуль булучыларның 42 проценты, ягъни 875 мең кеше әлеге тармакка туры килә", - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген җиңел чор түгел. "Глобаль үзгәрешләр кичерәбез. Шуңа күрә төп бурыч - импортны алмаштыру һәм технологик суверенитетны тәэмин итү", - диде ул. - Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән илкүләм проектлар икътисад өчен дә, социаль тармак өчен дә зур әһәмияткә ия. Әмма аларның төп бурычы - халыкның тормыш сыйфатын яхшырту".
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм дә әһәмиятле проектларның берсе.
 "Эшкуарларны ишетергә һәм аларга уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Бүгенге очрашу кысасында да көн кадагындагы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү мөмкинлеге бар", - диде ул аларны чарада катнашучы федераль хкунаклар да ишетүенә ишарәләп.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез