Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Үзбәкстанга килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Үзбәкстанның Навои каласына килде. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Рәисеенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.

Рөстәм Миңнехановны халыкара аэропортта Навои өлкәсе хәкиме, Үзбәкстанның энергетика министры, инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары каршы алган.
Татарстан Рәисе Навоида җирле предприятиеләрнең эшчәнлеген барып күрәчәк, өлкә җитәкчелеге белән уртак проектларны тормышка ашыру турында сөйләшәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре