Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очрашачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

Лилия Галимова искәрткәнчә, хәзерге көндә Татарстанда 166 мең кече һәм уртак эшмәкәрлек субъекты бар. Шуларда 796 мең кеше эшли.

Рөстәм Миңнехановтан тыш очрашуда министрлык, Дәүләт Думасы вәкилләре дә булачак. Әлеге чарада 6 эшмәкәрлек проектын тәкъдим итү дә узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре