Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов этчелек федерациясе тренерына бүләк тапшырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Спорт-гамәли этчелек федерациясе тренеры Мария Хәйруллина белән очрашты.

Очрашу Хөкүмәт йортында узды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте. Татарстанда спортның кинологик төрләрен алга таба үстерү турында сөйләшү булган. Рөстәм Миңнеханов Мария Хәйруллинага республикада спорт кинологиясен үстерүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Рәисе Рәхмәтен тапшырган.

Мария Хәйруллина 15 еллык карьерасы дәвамында берничә тапкыр Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар яулаган. Укучылары да ярышларда бүләкләр алуга ирешкән. Тренер Татарстанда республика өчен яңа спорт төрен – мондиорингны актив төстә үстерә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре