Хөкүмәт йортында Рәис катнашында тагын бер очрашу узды.
Россия юстиция министрының беренче урынбасары Евгений Забарчук һәм Россия юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән күрешүдә Татарстан белән Юстиция министрлыгы арасында хезмәттәшлек, аерым алганда, «Юстиция кварталы» проектын тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, Казанның Һади Такташ урамында урнашкан «Юстиция кварталы» проекты 2022 елның августында тантаналы рәвештә ачылды. Биредә башка үзәкләр белән беррәттән, Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча идарәсе дә урнашкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез