Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәләстыйн дәүләте делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Фәләстыйн делегацияләренең, аерым алганда, Хеврон провинциясеннән килүчеләрнең KazanForumда традицион кунаклар булуын искәртте. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, узган өч елда да форум кысаларында элекке губернатор белән очрашулар узган. «Безнең хезмәттәшлек нигезләре салынган. Киләчәктәге эшләребезнең адымнары турында сезнең белән сөйләшергә шат булырбыз», – диде ул.
«Сезнең җирдә барган вакыйгаларны күзәтеп барабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов. - Кызганыч, илебез Президенты Владимир Путинның сездәге вәзгыять буенча барлык инициативалары – БМО Иминлек Советы карарларын үтәтү, бәйсез Фәләстыйн дәүләтен төзү инициативалары кире кагыла».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Гамбиядә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре дәүләт һәм Хөкүмәт башлыкларының соңгы саммитында (2024 елның 4-5 маенда узды) Фәләстыйндә кризисны җайга салу темасы фикер алышу өчен төп темаларның берсе булды. «Ислам дөньясы Фәләстыйнгә ихлас теләктәшлек күрсәтә», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Фәләстыйн белән урнаштырылган барлык элемтәләр дә сакланачак. Ул искәрткәнчә, Казан белән Хеврон арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез