Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләрен тапшырды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел өчен фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләрен тапшыру турында указны имзалады. Республиканың әйдәп баручы югары уку йортларында, фәнни үзәкләрендә һәм предприятиеләрендә эшләүче галимнәр һәм белгечләр премиянең лауреатлары булып танылды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Нефть ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм инновацион материаллар булдыру өчен күп фазалы агымнарның математик модельләре һәм цифрлы игезәкләре» фәнни эшләр циклы өчен Дәүләт премиясе КФУның аэрогидромеханика кафедрасы мөдире Константин Поташевка, экологик системаларны модельләштерү кафедрасы мөдире Шамил Зариповка, профессор Александр Мазога, аэрогидромеханика кафедрасы доценты Ренат Мәрдановка һәм экологик системаларны модельләштерү кафедрасы профессоры Валерий Шәрәфетдиновка тапшырылды.

«Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына экологик яктан куркынычсыз инновацион биотехнологияләрне интеграцияләү һәм аларның икътисади нәтиҗәлелеге» эше өчен премияне «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты директоры Римма Ибәтуллина, «Тойма» хуҗалыгының баш агрономы Мөнир Галимҗанов, «Авангард» хуҗалыгының баш агрономы Хәмит Гыйматдинов, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы микробиологиясе фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Андрей Кожемяков, «Биопрепаратлар» фәнни-җитештерү институты директоры урынбасары Ирина Крошечкина, «Вамин Татарстан» агросәнәгать комплексы директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов һәм шул ук институтның баш фәнни хезмәткәре Шамил Шакиров алды.

«Югары үзле нефть табу өчен пар эшләп чыгару максатыннан нефть һәм газ белән бергә җир өстенә чыга торган суны чистарту технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү» фәнни эше өчен Дәүләт премиясе ТатНИПИнефтьнең баш фәнни хезмәткәре Рифхәт Сәхабетдиновка, су әзерләү объектларын эксплуатацияләү бүлеге башлыгы Айдар Авзалетдиновка, «ТН-Гидрохим» фәнни-җитештерү предприятиесе җитәкчесе Евгений Буслаевка, «ТН-Гидрохим» фәнни хезмәткәре Рафаэль Гарифуллинга, су әзерләү технологияләре лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Нил Гафаровка, нефтьне тикшерү һәм промысел әзерлеге бүлеге башлыгы Фоат Гобәйдуллинга һәм су әзерләү технологияләре лабораториясе мөдире Любовь Кудряшовага тапшырылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре