Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының алтынчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшинны республика Парламентын 30 ел дәвамында җитәкләве белән котладылар. Тәбрикләү сүзләрен аңа Татарстан Рәисе дә җиткерде.
«Фәрит Мөхәммәтшин республикабыз бренды инде ул. Россиядә сез шундый бердәнбер, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без һәрвакыт кулга-кул тотынышып, бергәләп эшлибез. Кайда гына эшләсәм дә, сез теләктәшлек һәм ярдәм күрсәттегез. Парламентның системалы, профессиональ эше – республикабызның уңышлы үсеше күрсәткече ул. Парламентыбызны шушындый кеше җитәкләве белән горурланабыз! Чын күңелдән котлыйм сезне! Фамилиягез ил күләмендә дә, читтә дә яхшы таныш. Ходай сезгә сәламәтлек һәм тигез тормыш бирсен. Киләчәктә дә бергәләшеп, матур итеп эшләргә язсын».
Котлау сүзләрен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та җиткерде. «Республика Парламенты тавышын федераль дәрәҗәдә дә ишетәләр. Без, Фәрит Хәйрулла улы кулы астында эшләүчеләр, аны шушы истәлекле көне белән тәбриклибез», – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин котлаурга ихлас рәхмәтен җиткерде: «30 ел – аз вакыт түгел. Мин остазыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевка рәхмәтле. Катлаулы елларда төп йөкне ул күтәрде. Күп котлаулар кабул иттем. Валентина Матвиенко да котлады (Федерация Советы Рәисе – авт.). Аксакал, ди. Мин исә: «Картлыгымны ассызыкламагыз» дидем».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез