Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Катнашучылар биотехнологияләр, фармацевтика, цифрлы чаралар һәм юл төзелеше өлкәсендәге перспективалы проектларын тәкъдим итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Биотехно» компаниясе директоры урынбасары, үсеш буенча директоры Роман Соловьев доклад белән чыгыш ясады. Ул биотехнология, фармацевтика һәм азык-төлек җитештерүләре өчен җиһазлар эшләү һәм китерү турында сөйләде. Компаниядә биоикътисад буенча яңа илкүләм проект кысаларында үсешкә өметләнәләр һәм Татарстан предприятиеләре һәм югары уку йортлары белән хезмәттәшлек алып баралар.
«Кызыклы тема, бергә эшләячәкбез», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«Натуральное здоровье России» компаниясе генераль директоры Сергей Патраков актив матдәләр кушылган сәламәтләндерү продукциясен тәкъдим итте. Компания хәләл стандартларына туры килә торган витамин комплекслары, биологик актив өстәмәләр һәм спорт туклану продуктлары җитештерә һәм ул җитештерү куәтләрен киңәйтергә (шул исәптән «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты статусына ирешү аша) планлаштыра.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә компания «Иннополис» махсус икътисади зонасы күзәтчелек советы утырышында гариза тәкъдим итү өчен кирәкле документация әзерли.
«Бу продукт бүгенге көндә бик кирәкле. Өстәвенә, хәләл стандартларына туры килә, ә бу сыйфат билгесе», - дип ассызыклады республика лидеры.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез