Рөстәм Миңнеханов Фехтование үзәге ачу тантанасында катнашты

Бүген Казанның Короленко урамында Фехтование үзәге ачылды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзәкне ачу тантанасында төзелеш өчен акчаларның бер өлешен бизнесмен Алишер Усманов бүлеп бирүе турында хәбәр итте.

«Бүген, башкалабызның төп бәйрәме – Республика көне алдыннан, яңа Фехтование үзәген файдалануга тапшырабыз. Әлеге заманча комплекс тренировкалар уздыру һәм башкалада ярышлар оештыру мөмкинлеген тәэмин итәчәк. Мин бер серне ачарга телим: безне бу комплексны тулы һәм зур итеп төзергә Алишер Борһанович (Усманов – Т-и. иск.) этәрде. Республикабызның традицияләрен яшь спортчыларыбыз дәвам итәргә тиеш. Хәерле сәгатьтә!» - диде Татарстан Рәисе.

Яңа объект Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә Россия фехтование федерациясе белән берлектә төзелгән, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре