Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин әйтүенчә, республика икътисадының уңай үсеше салым керемнәрен дә арттырырга мөмкинлек биргән. Бу елның тугыз аенда әлеге күрсәткеч, 10,6 процентка үсеп, 1 триллион 273 миллиард сумга җиткән. Керемнәрнең артуы нигездә өстәмә кыйммәткә салым, табышка салым һәм физик затларның кеременә салым кебек түләүләр белән тәэмин ителгән.
Марат Сафиуллин искәрткәнчә, 1 декабрьгә кадәр республикада яшәүче 2,2 миллионга якын кеше бюджетка милек салымы түләп бетерергә тиеш. «Барлыгы 13,3 миллиард сум салым исәпләнде. Узган елгы белән чагыштырганда, бу 2,5 миллиард сумга күбрәк», – диде Марат Сафиуллин.
Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов әйтүенчә, 2026 елның 9 аенда республиканың тупланма бюджетының керем өлешенә 487 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән. Шул исәптән Татарстан бюджетына – 409 миллиард сум, җирле бюджетларга – 78 миллиард сум. Шушы ук чорда табышка салым 152 миллиард сум тәшкил иткән. Физик затлар кеременә салым республиканың тупланма бюджетына 168 миллиард сум күләмендә кергән.
Тупланма бюджет чыгымнары – 496,2 миллиард сум. Республика бюджеты чыгымнары 411,3 миллиард сум күләмендә башкарылган. Ел башына калган бюджет акчасы һәм 9 айда кергән керемнәр хезмәт хакларын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның фаразланган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек биргән.
Рөстәм Миңнеханов тугыз ай нәтиҗәләре буенча бюджет үтәлешен уңай бәяләде. «Саннар начар түгел, тик моңа карап тынычланырга да ярамый. Бүгенге шартларда вазгыять бик тиз үзгәрә. Киләсе ел бюджетының 8,5 миллиард сумлык кытлык белән фаразлануын да искәртәм. Аның нинди акча белән капланачагын аңларга кирәк», – диде ул. Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, беренчел һәм социаль әһәмияткә ия йөкләмәләрне үтәүне, бюджетның тотрыклылыгын тәэмин итү мөһим. «Төп бурыч – барлык керем чыганаклары буенча керемнәрнең уңай динамикасын тәэмин итү», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, бюджетның керем өлеше буенча вазгыять өзлексез эшләүне таләп итә. Ел башыннан бирле республика предприятиеләре табышка салым буенча түләүләрне 12,6 миллиард сумга киметкән. Рөстәм Миңнеханов тармак министрлыкларына җитештерүчеләрнең күрсәткечләрен даими контрольдә тотарга, алга таба үсеш юнәлешләрен бергәләп билгеләргә, аларга ярдәм итәргә кушты.
Ул физик затлар кеременә салым буенча да эшне дәвам иттерергә өндәде. Бу уңайдан, дәүләт һәм муниципаль органнарга, шулай ук федераль хезмәтләргә һәм предприятиеләргә халык арасында аңлату эшләрен оештырырга кушты. «Салымның вакытында түләнмичә калган өлеше булырга тиеш түгел», – диде Татарстан Рәисе.
1 октябрьгә алынган мәгълүматлага караганда, республикада салым бурычы 13,7 миллиард сум тәшкил итә. Бурычлар арту барыннан да бигрәк республиканың Сәнәгать һәм сәүдә, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларына караган предприятиеләрдә күзәтелә. «Министрлар, игътибар итегез! Бу – безнең барыбыз өчен дә сигнал, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Сәнәгатьтә бурыч шул рәвешле үсә икән, димәк, анда барысы да тәртиптә түгел».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез