Рөстәм Миңнеханов Фороста “Сәләт-Ак Барс” лагеренда булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фороста “Сәләт-Ак Барс” лагерена барып, балаларның ялын оештыру шартларын тикшергән. Хәзер лагерьда профильле сменаларда Татарстаннан – 237 һәм Кырым Республикасыннан – 60 бала ял итә.

Рөстәм Миңнеханов торак корпуста балаларның яшәү шартлары, шулай ук спорт үзәге белән танышкан. Республика Рәисе тукландыруны оештыру мәсьәләсен аерым игътибар үзәгенә алган. Ул аш-су әзерләү бүлмәсендә булып, ризык сыйфатына бәя биргән, бу мәсьәләне аерым контрольдә тотарга кушкан.

Шушы араларда лагерьда чираттагы смена башлана. Җәйге чорда савыктыру комплексында Россиянең төрле почмакларыннан барлыгы 1400дән артыграк бала ял итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре