Бүген Татарстанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумы үз эшен төгәлли, анда 99 ил, Россия Федерациясенең 75 субъекты вәкилләре катнашты. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, форум 250ләп мәртәбәле кунакны кабул итте, алар арасында төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Рәсүлзодә, Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Данияр Амангелдиев, Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев һәм башкалар.
Рөстәм Миңнеханов форумны оештыруда һәм уздыруда, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum" XVII халыкара икътисадый форумы кунакларын һәм катнашучыларын озатуда катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде».
Ул шулай ук бүген форум кысаларында татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» бөтенроссия форумының пленар утырышы узуын искәртте. Иртәгә, 17 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чаралары узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез