Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтов, киң җәмәгатьчелек татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Мәртәбәле кунакларны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Тукай шигыренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән каршы алды.
Чарада ТР Язучылар берлеге, Казан шәһәре хакимияте, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, язучылар, артистлар, депутатлар һәм шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, юбилей чараларына килгән күпсанлы кунаклар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев тантанага килгән кунаклар белән фотога төште, балалар белән аралашып алды.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны зурлап билгеләп үтәләр. Бүген көн дәвамында төрле мәдәни чаралар, шигырь бәйрәмнәре уза.
Озакламый Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Тукайның тууына 140 ел тулуга, Туган тел көненә багышланган тантаналы чара башлана. Биредә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итәчәкләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез