Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә муниципалитет җитәкчеләренә якынлашып килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен иң югары дәрәҗәдә бәйрәм итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгеле булганча, 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. "Бүген бу бәйрәм аеруча актуаль. Бу - демография, ватанпәрвәрлек мәсьәләләре. Гаилә - дәүләтебезнең төп нигезе», - диде ТР Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, нәкъ менә гаиләдә Ватанга, мәдәнияткә, телгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләнә. Татарстан Рәисе район һәм шәһәр башлыкларын Гаилә көне уңаеннан чаралар оештырырга чакырды, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәм күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирүне сорады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез