Рөстәм Миңнеханов: «Гаилә кыйммәтләре – җәмгыятебез нигезе»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында традицион гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул шулай ук гаиләләргә ярдәм итүнең республика өчен мөһим бурычларның берсе булуын әйтте.

Билгеле булганча, Россиядә 2024 ел Президент Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән иде. Аның кысасында Татарстанда меңнән артык төрледән-төрле чара узды. «Гаиләләргә ярдәм итү – инде күп еллар безнең эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе. Безнең күпмилләтле дәүләтнең дә нигезе – гаилә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул гаиләнең традицион кыйммәтләрне, буыннар арасындагы бәйлнешне саклауда мөһим роль уйнавын ассызыклады. «Бу хезмәт династияләре мисалында бигрәк тә яхшы күренә, андый гаиләләрдә буыннан-буынга хезмәткә мәхәббәт тәрбияләнә. Мондый династияләр вәкилләре бүген бу залда утыра», – дип билгеләде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов офицерлар династиясе – генерал-майор Бородин һәм аның гаиләсен атады. Аның әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан, ике улы – Россия кораллы көчләрендә, оныгы – СВО зонасында хәрби бурычын үти.

Залда шулай ук Мөшәриповлар-Зариповлар гаиләсе дә утыра. Аларның гаиләсендә утызлап табиб бар. Гомуми педагогик стажлары 530 елдан арткан Сабировлар да, КАМАЗда барысына бергә 280 еллык хезмәт куйган Гафуллиннар-Сафиннар да, спорт династиясе Шәрәфиевлар да биредә.

«Сез – безнең өчен үрнәк! Бик зур рәхмәт!», – диде Миңнеханов, әлеге гаиләләргә мөрәҗәгать итеп.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре