Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төп гаилә кыйммәтләрен атады. Бу хакта ул Гаилә елына нәтиҗә ясаганда әйтте.
"Әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итү, Ватаныңны, динеңне, мәдәниятеңне ярату мөһим", - диде ул матбугат очрашуында журналистлар сорауларына җавап биргәндә.
Билгеле булганча, 2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез