Бүген Җиңү байрагын беренчеләрдән Рейхстагка кадаган татар егете Гали Казыйхан улы Заһитовның тууына 100 ел тулды. Әлеге уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмда видеролик урнаштырган.
– Батырлар турындагы истәлек мәңгелек! - дигән Татарстан Президенты.
Гали Заһитов 1945 елның 30 апрелендә Кызыл байракны Рейхстагка кадаган.
Бүген туган ягы - Башкортстанның Мишкә районында аңа һәйкәл ачылды.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Гали Заһитов 1953 елның 23 августында 32 яшендә вафат булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез