Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе урынбасары Олег Аксютин белән очрашты

XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе Рәисе урынбасары – Департаменты (перспективалы үсеш) башлыгы Олег Аксютин белән эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте яза. 

Яклар Татарстан Республикасы белән «Газпром» компаниясе арасында стратегик партнерлыкны киңәйтү турында фикер алыштылар. Аерым алганда, төбәкне газ белән тәэмин итүне үстерү мәсьәләләре, шул исәптән газлаштырып бетерү программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук фәнни-техник һәм сәнәгать хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре. «Газпром»ның Татарстан сәнәгать предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлегенең уңай динамикасы билгеләп үтелде.

“Газпром" Татарстан өчен стратегик партнер булып тора. Безнең машина төзелешендә, нефть химиясендә, Геофизикада, шулай ук фәнни-җитештерү һәм мәгариф өлкәләрендәге уртак проектларыбыз югары нәтиҗәлелек күрсәтә һәм алга таба үсеш өчен җитди перспективаларга ия», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре