Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк» җитәкчелеге белән эшлекле очрашу уздырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Республика Рәисе Матбугат үзәге. 

Яклар инвестицион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында республика белән банкның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре, шулай ук «Газпромбанк»ның Татарстанның фәнни-мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан һәм «Газпромбанк» җәмгыяте арасында инвестицион проектларны гамәлгә ашыру һәм банкның республиканың фәнни-белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.

Шулай ук бүген Дмитрий Зауэрс «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар советы утырышында чыгыш ясады, анда «Газпромбанк»ның технологик лидерлык илкүләм проектларын гамәлгә ашыруда катнашуы турында сөйләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре