Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанк оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты. Әлеге чара Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы кысасында «Казан Экспо»да узды.
Эшлекле иртәнге ашта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Газпромбанкны Татарстанның ышанычлы хезмәттәше һәм республиканык банк секторында зур уенчыларның берсе булуын әйтте. «Республикадагы ун процент – ул Газпромбанк. Иң мөһиме, уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бу – нефть һәм газ химиясе комплексы да, сәнәгать тә, торак төзелеше дә. Соңгы вакытта Газпромбанк Татарстанның күп кенә проектларында катнаша. Рәхим итегез. Әйдәгез, зур проектларны бергәләп тормышка ашырыйк», – диде Татарстан Рәисе.
Газпромбанк идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс билгеләп үткәнчә, Татарстанда фән һәм технологик үсеш елы узуы сөендерә. «Бу – без 2023 ел азагында эшләгән, банкның яңа икътисадта катнашуы, технологик һәм техник лидерлык формалаштыруга багышланган стратегиясенә туры килә», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез