Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Грозный һәм Аргун шәһәрләре башлыклары Хас-Магомед Кадыйров, Илес Масаев белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт йортында узды.
Кунаклар Казанга БРИКС+ илләре шәһәрләренең халыкара форумында катнашу өчен килгән. Форумга 21 илдән 200ләп мэр, вице-мэр, муниципаль берәмлекләр һәм җирле хакимиятләр ассоциацияләре җитәкчеләре җыелачак.
Грозный мэры Рөстәм Миңнехановка Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйровтан җылы сәламләү сүзләре тапшырды.
 Республика Рәисе, үз чиратында, Татарстан белән Чечня арасында тугандаш нык элемтәләр урнашканлыгын басым ясап әйтте. Ул күп кенә юнәлешләр буенча төбәкара хезмәттәшлекнең мөмкинлекләрен югары бәяләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез