Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов губернаторлар рейтингында беренче урынга чыккан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел йомгаклары буенча Идел буе федераль округына керүче төбәкләрнең губернаторлары рейтингында беренче урынга чыккан. Тикшеренү йомгаклары “Медиалогия” мәгълүмат-анализ системасы рәсми порталында дөнья күргән.

Бу хакта “KazanFirst” яза. Шулай итеп, 2025 елда Идел буе федераль округында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Самара өлкәсе губернаторы  Вячеслав Федорищев һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров медиарейтингта алдынгы урыннарны яулаган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган елгы рейтингка карата бер юлга өскә күтәрелеп, гомумфедераль исемлектә 7 нче урынны яулаган. Россия Президенты Владимир Путин белән төбәкнең икътисадый үсеше һәм сайлау буенча сөйләшүе иң зур кызыксыну тудырган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре