Рөстәм Миңнеханов губернаторлар рейтингында беренчелекне яулады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның май-июнь айлары өчен «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге әзерләгән яңа «Губернаторларның илкүләм рейтингында» беренче урынны алды. Тикшеренү эксперт бергәлеге вәкилләренең анкетасына һәм сораштыруларына нигезләнгән.

Лидерлар өчлегендә, Миңнехановтан тыш, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов та бар.

Журналист, политолог, РФ Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары советы әгъзасы Александр Малькевич «Илкүләм рейтинг» порталында Миңнехановның лидерлыгын закончалыклы дип шәрехләде.

«Губернаторларның нәтиҗәлелеге рейтингының югары урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеме пәйда булу – сенсация түгел, ә күпьеллык системалы эшне закончалыклы тану, дип кабатлыйм. Бу агымдагы уңышларга бәя дә, аның җитәкчелегендәге республиканың тарихи әһәмияте турында карар да булып тора», — дип белдерде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре