Чит ил кунагының: «Ул безнең нинди чемпион?» соравына җавап итеп, Татарстан Рәисе: «Россия чемпионы! Ул утыра, көтә, ята – барысын да эшли ала. Бик яхшы саклый, искиткеч сакчы. Хезмәт эте белергә тиешле барлык әйберләрне да белә», – диде.
2021 елда Гурбангулы Бердымөхәммәдов Рөстәм Миңнехановка алабай бүләк иткән иде. Бүген аңа Акдусның ничек үсүен күрсәттеләр һәм аның уңышлары турында сөйләделәр.
Аркадаг кунагы илһамланып, республикага тагын ике пар алабай җибәрергә карар кылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез