Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовка: «Дуслык мөнәсәбәтләре үсеп торсын!»

Төрекмәнстанга сәфәре барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Татарстан лидеры үзенең телеграм-каналында әйтүенчә, Бердымөхәммәдов – республиканың күптәнге дусты.

Рөстәм Миңнеханов сүзләрпенчә, татарлар һәм төрекмәннәрне уртак милли һәм мәдәни тамырлар берләштерә.

– Без төркмәннәр белән уртак милли һәм мәдәни тарихка ия булган тугандаш халык. Хәзерге сәүдә-икътисади багланышлар тагын да ныгысын һәм халыкларыбыз арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре үсеп торсын! – дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре