Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк.

Һәлак булганнарның гаиләләренә ике миллион сум күләмендә түләү каралган. Зыян күрүчеләргә исә, җәрәхәтләрнең авырлыгына карап, 300 меңнән 600 мең сумга кадәр түләүләр биреләчәк.

Моннан тыш, нормативларга ярашлы, өлешчә яки тулысынча югалтылган мөлкәт өчен дә компенсация түләүләре каралачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре