Рөстәм Миңнеханов һәм Айсен Николаев якутларның Ысаах бәйрәмен үткәрү мәсьәләсен карады

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Очрашу “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть-газ-химия форумы кысасында узды.

Рөстәм Миңнеханов Казанга килүе һәм форумда катнашуы өчен кунакка рәхмәт әйтеп, Якутиягә сәфәрләренннән һәрвакыт канәгать калуын, 13 һәм 14 июньдә Якутскида XXV Федераль Сабан туеның югары дәрәҗәдә үткәрелүен искәртте.

“Төбәгегезнең икътисадый үсештәге, инфраструктураны киңәйтү, шулай ук туризм һәм мәдәният өлкәсендәге уңышларын зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үтәсем килә. Якутскида төзелешнең нинди темплар белән алып барылуын күрү күңелдә шатлык хисләре уята”, – дип басым ясап әйтте Татарстан Рәисе.
Очрашу барышында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан белән Якутия арасында төрле яклы хезмәттәшлек даими рәвештә үстерелә. 2021 елдан республикалар арасында хезмәттәшлек турында яңа хөкүмәтара килешү гамәлдә булып килә, аны 2024-2026 елларда тормышка ашыру буенча чаралар планы үтәлә. Рөстәм Миңнеханов моңа бәйле рәвештә, киләсе елда эш төркемнәре булдырып, хезмәттәшлек өчен яңа адымнар билгеләргә тәкъдим итте.

Ул муниципалитетлар арасында хезмәттәшлек кебек юнәлешкә аерым тукталып үтте. “Бүген Түбән Кама белән Якутск шәһәрләре арасында тугандашлык элемтәләрен билгеләү турында килешүгә кул кую моның яхшы үрнәгенә әйләнәчәк”, – диде Рәис.

Икътисадый хезмәттәшлеккә килгәндә, Якутиягә КамАЗда җитештерелгән машиналар, нефть продуктлары, шиннар җибәрелә. Шулай ук Татарстанның суднолар төзү, суыткычлар, балык эшкәртү җиһазларын җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр дә Якутия предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер.
Шул ук вакытта соңгы елларда Саха Республикасында Айсен Николаев җитәкчелегендә чимал булмаган икътисадны, яшел технологияләрне, IT-секторны үстерүгә зур игътибар бирелә.

Яклар шулай ук мәдәният өлкәсендәге проектларга да тукталып үтте. Татарстан Рәисе, аерым алганда, Якутия кинематографының уңышларын билгеләп үтте. Якутия фильмнары Казан халыкара кинофестивалендә даими катнаша. Саха Республикасы вәкилләре Нәүрүз театр фестиваленнән дә читтә калмый.
Яклар шулай ук Түбән Камада якутларның милли Ысаах бәйрәмен оештыру һәм үткәрү мәсьәләсен дә карады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре