Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков Казанда 3нче янгыннан коткару бүлегендә һәм кризис шартларында идарә үзәгендә булдылар.
3 нче янгыннан коткару частендә Татарстан Президенты һәм Россия ГХМ башлыгы махсус техниканы карадылар һәм шәхси состав белән аралаштылар. Янгыннан коткару часте Казанның Мәскәү районында һәм Яңа Савин районында яшәүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итә.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков кризис шартларында идарә үзәгендә булдылар һәм укыту-күнегүләр комплексын карадылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез