Әлмәттә Нефть саммиты кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак белән эшлекле очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика лидеры саммитта катнашуы өчен Новакка рәхмәт белдерде һәм нефть химиясе, энергетика өлкәләрендә стратегик мөһим проектларны гамәлгә ашыру буенча уртак эшнең әһәмиятен билгеләп үтте.
Очрашуда яклар Татарстан территориясендә энергетика инициативаларын гамәлгә ашыруның барышы һәм перспективалары турында фикер алыштылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез