Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Конов нефть-газ-химия сәнәгате өлкәсендәге хезмәттәшлек турында фикер алышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «СИБУР Холдинг» ГАҖ Идарәсе рәисе Дмитрий Конов белән очрашты.

Яклар Татарстан Республикасы һәм «СИБУР Холдинг» компаниясе арасында нефть-газ химиясе комплексында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты, аерым алганда, «СИБУР Холдинг» ГАҖ һәм «ТАИФ» төркеме нефть-газ химиясе һәм энергетика бизнесларын берләштерү белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов мәкаләсе Дмитрий Конов

Көн хәбәре