Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча алар Татарстан Хөкүмәте һәм Төньяк Казахстан өлкәсе хакимияте арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга имза куйды. Документны Рөстәм Миңнеханов һәм Гауез Нурмөхәмбәтов имзалады.
Очрашуда төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шул исәптән сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник өлкәләрдә.
«Без гадәттәгечә дустанә Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Казахстан белән элемтәләрне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез. Безнең илләрнең президентлары төбәкләр дәрәҗәсендә багланышларны актив рәвештә хуплый», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Казахстан делегациясе әгъзаларын Казахстан Республикасы көне (25 октябрь) белән котлады һәм Казахстанның республиканың әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булуын искәртте. Ул шулай ук имзаланган меморандум төбәкләр арасында кооперация үсешенә яңа этәргеч бирәчәген билгеләп үтте һәм хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен атады: агросәнәгать комплексы, азык-төлек сәнәгате, энергетика һәм нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүматлаштыру һәм башкалар.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Казахстан хезмәттәшләрен 2026 елның маенда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумында катнашырга чакырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез