Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, КХР Дәүләт Советы Премьеры урынбасары Чжан Гоцин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советының бүтән делегатлары Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булдылар.
Кунакларга Татарстан икътисадының төп тармаклары, республиканың инновацион, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләделәр. Татарстанның Кытай белән актив үсеп килүче хезмәттәшлеген аерым билгеләп үттеләр. Бүген Кытай республиканың иң мөһим тышкы икътисадый партнерларының берсе булып тора, узган ел нәтиҗәләре буенча үзара товар әйләнеше $3,3 млрд.ка җиткән. Кытай компанияләре - төбәктә үзләренең югары технологияле проектларын гамәлгә ашыручы эре инвесторлар. Мисал итеп «Хайер» корпорациясе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен китерделәр. Ел саен уздырыла торган «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлегенең Казан форумы элемтәләрне алга таба үстерүгә ярдәм итә.
Аннары кунаклар өчен технопарк буйлап экскурсия уздырдылар. Алар Татарстанның киберспорт индустриясен үстерү өчен билгеләнгән киберспорт аренасын карадылар, аннары балаларны цифрлы технологияләр дөньясына интеграцияләү өчен булдырылган балалар ИТ-паркында булдылар. Соңрак ИТ-парк резидентлары үзләренең инновацион проектларын тәкъдир иттеләр.
Шулай ук технопаркта эшлекле очрашу узды, анда Марат Хөснуллин, Чжан Гоцин, Игорь Комаров һәм Рөстәм Миңнеханов катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез