Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Спорт комплексының мәйданы 6 мең квадрат метрдан артып китә. Бинада ясалма боз һәм 252 урынга исәпләнгән трибуналар белән заманча боз аренасы җиһазландырылган. Спортчыларны әзерләү өчен күнегүләр, тренажер һәм ике хореография залы, кардиотренировкалар өчен зона, шулай ук программа элементларын эшкәртү өчен махсуслаштырылган зал каралган. Объект файдалануга тапшыру өчен кирәкле рөхсәт документларын алган.
Рөстәм Миңнеханов Үзәкнең биналарын карап чыкты һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, комплекс яшь спортчыларның потенциалын ачу һәм тәҗрибәле фигуралы шуучыларның осталыгын камилләштерү өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. «Биредә булачак чемпионнар тәрбияләнәчәгенә ышанам, алар шәһәребезне һәм республикабызга иң дәрәҗәле спорт ярышларында дан яулаячак», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
30 августта, Республика көнендә, яңа спорт комплексы базасында фигуралы шуу буенча республика спорт мәктәбе эшли башлаячак.
Бүген Татарстанда фигуралы шууны 26 спорт мәктәбе үстерә, анда 84 тренер-укытучы җитәкчелегендә 2,1 меңнән артык спортчы шөгыльләнә. Ел саен республикада әлеге спорт төре буенча 40ка якын ярыш уздырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез