Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин Кабан күле яр буеның яңартылган өлешен ачты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Кабан күле яр буеның яңартылган өченче чиратын ачты. Яңа участок элек төзекләндерелгән өлешләрне берләштерде, яр буендагы җәяүле зона хәзер 5 километрга сузыла.

Озынлыгы 1,5 км булган яңа участокта ял итү урыннары, су буенда йөрү өчен настиллар һәм күзәтү мәйданчыклары барлыкка килде. Территориядә якынча 90 мең үсемлек, шул исәптән 504 агач һәм 13 меңнән артык куак утыртылды.

Яр буен төзекләндерүнең икенче этабы 2027 елда дәвам итәчәк. Анда җәяүлеләр зонасы, автомобиль юлы һәм яр буена төшү урыннары булдырылачак.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук яр буена тиз йөрүче электр транспортын кертүне чикләргә кушты. Моннан тыш, Г.Камал театры янында мультимедиа фонтан комплексы булдыру концепциясе тәкъдим ителде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре