Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин М12 трассасы проекты турында сөйләштеләр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисадый форумы кысасында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Алар М12 Мәскәү – Казан югары тизлекле трассасын төзү проектын тормышка ашыру турында фикер алышты. Чарада казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Билгеле булганча, форумның пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин бу ел ахырына кадәр М12 трассасы Казанга кадәр салынып бетәчәк, дип ышандырды. Ул зур проектны дәвам иттерергә җыенуларын да әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре