Мәдрәсә өчен аеруча шәкертләр тулай торагын булдыру мөһим иде. Ул 3 катлы, гомуми мәйданы 2 174,45 кв.м. тәшкил иткән бина итеп төзелде. Биредә, торак урыннарыннан тыш, мөстәкыйль уку класслары, медпункт, спортзал һәм башка техник бүлмәләр урын алды. 2020 елга кадәр шәкертләр мәдрәсәнең тарихи бинасында яшәде. 2021 елда реставрация эшләре башкарылып чыккач, анда хәзер 7 уку сыйныфы, инвалидлар өчен 2 уку сыйныфы, 2 лингофон кабинеты, 2 информатика кабинеты, уку залы урнаштырылды.
Тулай торак җир өстендәге кичү аша мәдрәсәнең яңа административ корпусы белән тоташкан. Әлеге бинаның гомуми мәйданы — 2 798,67 кв.м. Корпус үз эченә 3 уку сыйныфы, 118 кешелек конференц-зал, ашханә, мәдрәсә җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре кабинетларын һәм башка ярдәмче мәйданнарны үз эченә алган. Моннан тыш, бинада Нәзарәт аппараты хезмәткәрләренең кабинетлары да урнашачак.
Җитәкчеләр яңа биналар белән танышып чыкты, башкарылган эшләрне уңай бәяләде һәм мәдрәсәгә эшчәнлекне алып баруда уңышлар теләде.
Минтимер Шәрипович аерым Нәзарәт һәм мәдрәсә коллективлары белән дә әңгәмә корды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүнең әһәмиятенә игътибар итте һәм милли мәгарифкә, халык арасында дини тәрбиягә карата үзенең карашлары белән бүлеште.
Фикер өстәү
Фикерегез