Чараны ТР Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм «Казан Экспо» күргәзмә үзәге оештырды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ахшам намазында катнаштылар, шуннан соң ифтар узган павильонга юнәлделәр.
Быел республика ифтарына якынча 8 мең кеше җыелды. Алар арасында Татарстанның барлык төбәкләреннән килгән мөселманнар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары, берничә дәүләтнең илчеләре һәм консуллары, төрле иҗтимагый һәм мәдәни оешмалар вәкилләре бар иде. Ифтарны үткәрүгә 720 волонтер ярдәм итте.
«Казан Экспо» холлында сәүдә-күргәзмә экспозициясе узды, аның кысаларында күн, тукыма, мех, пух әйберләре, бизәнү әйберләре һ.б. тәкъдим ителде. Шулай ук республика җитештерүчеләренең хәләл ярминкәсе дә оештырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез