Рөстәм Миңнеханов һәм патриарх Кирилл митрополит Феофанны җирләү турында сөйләштеләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия патриархы Кирилл Татарстан һәм Казан митрополиты Феофанны җирләү буенча фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Кичә Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм Россия патриархы Кирилл белән телефоннан сөйләште. Патриарх карары белән митрополит Феофан Казан Богородица монастыре территориясендә җирләнәчәк», — диде Галимова.

Бүген Татарстан Президентының шимбә киңәшмәсе владыка истәлегенә бер минутлык тынлыктан башланды. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, чиркәүдә озак еллар хезмәт итү дәверендә митрополит Феофан җәмгыятьнең рухи үсешенә зур өлеш кертте.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу дүшәмбе, 23 ноябрьдә булачак. Хушлашу мәрасиме 9:00 сәгатьтә Казан Кремлендә Благовещенск чиркәвендә башланачак.

Татарстан митрополиты җомга көнне, 20 ноябрьдә, 74 яшендә коронавирустан вафат булды. Казан епархиясенең һәм Татарстан митрополиясенең вакытлыча идарәчесе итеп Йошкар-Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн билгеләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре