"Без-тарихта эзлебез" дигән шәҗәрә бәйгесендә җиңүчеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
- Бүген - Гаилә көне. Әлеге бәйге бәйрәмне тагын да ямьләндерде. Бик эчтәлекле чара булды,- ди Президент. - Катнашучылар яхшы әзерләгәннәр. Респуликада бу бәйгедә 102 гаилә катнашкан. Аларның барысына чиксез рәхмәт.
Президент рәхмәтләрне кызганмады. Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахмановага да рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә аннары исә, финалга килеп җиткән гаиләләргә бәйгедә катнашып, сез киләчәккә нигез саласыз диде.
- Һәр милләтнең яшь буыны үзенең тарихын, нәселен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Илдә гаилә төшенчәсенең мәгьнәсе югалып барганда, мондый чаралар аны ныгыта,- диде Президент.
Бәйгедә Балтач районының Кариле авылыннан Мулланур һәм Гөлсем Миннебаевлар гаиләсе 1 урынны алды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез