Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстан премьер-министры Нарендра Модига кайгы уртаклашу телеграммасын юллады. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген, 12 июньдә, Гуджарат штатында Air India авиакомпаниясенең 242 кеше утырган пассажир самолеты һәлакәткә очрады.
Миңнеханов һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашып, зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләде.
«Бу югалтуларның ачысын чын күңелдән уртаклашабыз һәм Һиндстан халкы белән бергә кайгырабыз», – дигән Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез