Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләрен еш кына вакыт сынавы дип атыйлар. «Татарстан өчен бу матур метафора гына түгел, ә тарихи факт. 17 гасырда безнең якташыбыз – Казан татары Мөхәммәт-Йосыф Касыймов дипломатик миссия белән Һиндстанга барып җиткән Россиянең беренче рәсми илчесе була», - диде республика Рәисе.
Ул ассызыклаганча, гасырлар узгач, Казан Россия һәм Һиндстан арасында мөһим дипломатик күпер статусын раслады. 2024 елда Казанда узган БРИКС саммиты вакытында Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Һиндстан шәһәрләренең Казан белән гасырлар буе дәвам иткән аерым элемтәсен ассызыклады һәм Татарстан башкаласында Генераль консуллык ачу планын раслады. «Бу карар – ышанычка зур кредит һәм республикабызның икътисадый потенциалын тану», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе искәрткәнчә, узган елгы беренче «ТАЙМ» форумы 3,5 мең катнашучыны җыйды. Ул 19 килешү имзалау белән тәмамланды, шул исәптән Һинд-Татарстан бизнес-клубы төзү һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының Һиндстан Халыкара бизнес палатасы белән партнерлыгы. Быелгы икенче форумның бурычы – моны реаль проектларга һәм уртак продуктларга әверелдерү.
«Быелның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан һәм Һиндстан арасында товар әйләнеше 1 млрд доллардан артып китә. Бу күрсәткеч киләчәктә үсеш өчен зур потенциалга ия. Безнең компанияләр чимал белән тәэмин итеп кенә калмый, алар югары технологияләрне экспортлый. Шулай ук фәнни һәм югары технологияле проектлар Һиндстан белән мөнәсәбәтләребезнең төп үсеш нокталары булды», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шул ук вакытта Һиндстанның потенциалы Татарстан бизнесы тарафыннан тулысынча ачылмаган, дип саный республика Рәисе: «Һиндстан икътисады тотрыклы үсеш күрсәтә - елына 7% чамасы. Бу безнең эшкуарлар өчен җитди ориентир. Шуңа күрә бу юнәлешкә игътибарлырак карарга һәм анда яңа партнерлар эзләргә кирәк. Үз чиратында, Һиндстан компанияләренә без Татарстанда бизнес башларга, ышанычлы партнерлар табарга һәм безнең сәнәгать мәйданчыкларының резидентлары булырга тәкъдим итәбез. Безнең республика Россия базарына керү өчен капка була ала».
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда инвестицияләр җәлеп итү өчен нинди шартлар тудырылуы турында аерым сөйләде. Ел йомгаклары буенча республика Мәскәү белән бергә Россия субъектларының инвестицион климаты торышы илкүләм рейтингында беренче урынны алып тора. Татарстанда куәтле инвестицион һәм инновацион инфраструктура булдырылды. Бу төрле дәрәҗәдәге һәм билгеләнештәге мәйданчыклар: махсус икътисадый зоналар, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, технопарклар, сәнәгать парклары һәм технополислар.
«Безнең һинд партнерларыбыз әзер сәнәгать инфраструктурасына, салым ташламаларына һәм алдынгы логистик терминалларга керә ала. Без һәрьяклап ярдәм күрсәтергә һәм инвестпроектларны гамәлгә ашыру өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга әзер. Ышанам ки, безнең партнерлык икътисадый үсешкә, сәүдә-инвестицион элемтәләрне киңәйтүгә, Россия һәм Һиндстан халыклары арасында дуслыкны ныгытуга ярдәм итәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу барышында һинд компанияләре вәкилләре үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр, хезмәттәшлек өчен иң перспектив юнәлешләрне билгеләделәр. Алар арасында логистика, АСК, ИТ-хәл ителешләр, фармацевтика, болыт технологияләре һәм башкалар.
Очрашу азагында Raymed Group компанияләр төркеме һәм «Иннополис» МИЗ арасында ниятләр турында меморандум имзаланды, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез