Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Россиядәге Илчесе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар белән очрашты. Очрашу «TIME» II Россия-Һиндстан бизнес-форумы кырларында узды. Быел форум Уникаль осталык үзәгендә уза, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов илчегә «TIME» бизнес-форумында катнашуы һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Ышанам ки, форумны ел саен уздыру барлык өлкәләрдә Россия-Һиндстан хезмәттәшлеге үсешенә уңай йогынты ясаячак», – диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Һиндстан арасында хезмәттәшлек актив үсә. Үзара сәүдә күләмнәре арта. Татарстанның кайбер предприятиеләре Һиндстан партнерлары белән уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсенә ия. Республика Һиндстанга автомобильләр, суднолар, газ суырту җайланмалары, шиннар, компрессорлар, медицина инструментлары һәм башка бик күп әйберләр китерергә әзер. Үз чиратында Татарстан Һиндстан компанияләре өчен ачык.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика Һиндстан белән мәдәни һәм мәгариф хезмәттәшлегенә зур әһәмият бирә. Бүген Татарстан югары уку йортларында 1,2 мең Һиндстан студенты укый.

«Ышанам ки, сезнең Казанга визитыгыз киләчәктә безнең элемтәләрне үстерүгә, Россия белән Һиндстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк», – диде Татарстан Рәисе. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Винай Кумар Уникаль осталык үзәгендә Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгын урнаштыру планлаштырылган яңа бинаны карадылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре