Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов логистика мәсьәләләрен тикшерергә кушты, дип хәбәр итте «Татар-информ» ТР Рәисе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Ягулык җитештерүчеләр халыкның паникага бирелүен, шуның аркасында ихтыяҗ артуын әйтә: элек бер ягулык салу станциясе тәүлегенә 15 тонна сатса, хәзер шул ук күләмне 6 сәгатьтә алып бетерәләр. Сәбәбе – ягулыкны күпләп сатып алу. АЗСта бензинны канистрларга агызуны тыю гамәлдә, ләкин барысы да бу кагыйдәне үтәми. Нәтиҗәдә километрлы чиратлар һәм ясалма дефицит барлыкка килә. Халыкка бензинны ихтыяҗ булганда гына салырга һәм паникага бирелмәскә киңәш итәләр.
Миңнеханов җаваплы хезмәтләргә ягулык салу станцияләрендә даими тикшерүләр уздырырга һәм хокук бозулар ачыкланганда чаралар күрергә кушты.
Бүгенге көндә ягулык станцияләренә ягулык кайтару график буенча бара. Запас җитәрлек.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез